

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе соңгы мәгълүматларына караганда, медицина оешмаларына талпан казалу турында 50дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Талпаннарга карата куркыныч булган территорияләргә барганда, талпаннар йоктыручы инфекцияләрне профилактикалау чараларын үтәргә кирәк. Аерым алганда, дөрес киенү талпаннарның шыпырт кына йөрүен булдырмаучы максималь ябык кием, шулай ук акарицид һәм реппелент (куркыту) чараларын кулану киңәш ителә.
Шулай ук табигатьтә йөреп кайтканнан соң, киемне, тәнне, йорт хайваннарын тикшерү мөһим.
Быел 4000 гектардан артык мәйданда скверларны, паркларын, халык күпләп йөри торган урыннарны эшкәртү апрель — май айларында планлаштырыла.