Хәвеф-хәтәр
9 апрель 2023, 19:50

Сыйныфташлары малайны бармаксыз калдырган

Мәктәпкә йөрү куркыныч хәлгә әйләнеп бара түгелме? 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Ишембай мәктәпләренең берсендә шушы көннәрдә үсмер малай белән бәхетсез очрак теркәлгән. Аның бармагының фалангасы өзелгән. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнарындагы шәхси чыганагы сөйләвенчә, урта звенода укучы малай киенеп-чишенү бүлмәсендә  сыйныфташ кызлары белән шаярып көрәшкән. Кайсыдыр моментта кызлар, өелешеп, бар көчәренә ишекне эткән, ә үсмер бу вакытта кулын алып өлгермәгән. Нәтиҗәдә  җитди җәрәхәт алган, малай бармаксыз калган.

Укучыга медицина ярдәме таләп ителгән. Хокук саклау органнарында бу вакыйганы тикшерәләр.

Әйткәндәй, узган атнада республика мәктәпләрендә тагын берничә инцидент теркәлде. Мисал өчен, Иглин авылында укучы кыз кабинетта сыйныфташ кызларына пычак белән ташланган. Имеш, алар һөҗүмче кызны еллар дәвамында буллингка дучар иткәннәр.  Монда да тикшерү бара.

Тагын бер очрак Октябрьский шәһәрендә теркәлгән.  Анда 14 яшьлек малай үлгән. Тәнәфес вакытында үсмер малай дусты белән шулай ук шаярып (шаярып икәнлеген аерым искәртәләр) көрәшә башлаган, әмма кинәт аның хәле киткән. Укучылар һәм педагоглар малайга ярдәм итеп караганнар, ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма килеп җиткән медиклар укучының үлемен раслаган. «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас