

Вишневский исемендәге Үзәк хәрби-клиник госпитале хәрби табиблары йөрәгенә пуля тигән сержантны үлем тырнагыннан тартып алган.
РФ Оборона министрлыгында сөйләүләренчә, табиблар махсус хәрби операция зонасында яраланган солдатны коткару буенча уникаль операция ясаган. Аны кардиохирургия үзәге начальнигы Александр Лищук ясаган.
Сержант ут астында калган. Сул кулын күтәргәч, снайпер аның сул як күкрәгенә аткан. Пуля бронежилет тукымалары аша йөрәккә тигән.
"Пуляны ачыкладык, ул, сул як карынчыкның бер өлешен җәрәхәтләп, перикардка һәм сул як карынчыкка ябышыбрак тора иде", - диләр белгечләр.
Сержант терелгәч, хәрби үзенең бурычларын дәвам итәчәк, диләр министрлыкта.
Чыганак: lenta.ru
Фото: URA.RU