+21 °С
Болытлы


Мәчетле районының Олы Устьикин авылында яшәүче бер ирнең бакчасыннан гранатага охшаган әйбер килеп чыккан. Ул аңа кагылмаган, шундук Росгвардия хезмәткәрләрен чакырган.
Алар килеп тикшергәннәр. Моның Бөек Ватан сугышы чорындагы кул гранатасы булуы ачыкланган. Моннан тыш, аның шартлау ихтималы да зур булган. Гранатаны хәвефсез урынга алып чыгып юк иткәннәр.