

Мәскәүдә ваннада телефон аша китаплар укырга яраткан ир ток сугудан үлгән.
“Московский комсомолец” язуынча, Сыктывкарда туып-үскән 31 яшьлек ир хатыны белән башкаланың Молодцов урамында яшәгән. 5 апрельдә 10.00 сәгатьтә ул әле исән булган, чөнки нәкъ шул вакытта хатынына хәбәр язган. 13.00 тирәсендә хатын иренең гәүдәсен ванна бүлмәсендә тапкан. Ирнең аяк очында розеткага тоташтырылагн телефон яткан.
Хатыны моңа кадәр иренә ваннада юынганда телефон аша китаплар укуның һәм язышуның хәвефле икәнен гел әйтә килгән. Әмма ире бу сүзләргә колак салмаган. Ул гына түгел, телефонын һәрчак челтәргә куша алыр өчен ул ванна бүлмәсенә коридордагы розеткадан удлинитель сузган.
Эх, телефоннарга, интернетка шулкадәр бәйле булмасак иде... Элек картәти-картәниләребез, әти-әниләребез, хәтта бүген 40-45 яшьтәгеләр ничек яшәде икән? Таба идек бит шөгылен дә, вакытны да бушка уздырмый идек. Шул чакларны уйлап, электрон гаджетлар колы булмасак иде...
Чыганак: lenta.ru