

Русия пилоты автопилотны кабызырга онытып, самолетны чак төшереп җибәрмәгән.
Шулай итеп, Мәскәү-Баку рейсы фаҗигагә очрый язган. Һавага күтәрелгәч, капитан самолетны автопилотка кую өчен кирәкле җиһазларын кабызган кебек булган һәм ял итәргә урыныннан торып киткән. Әмма диспетчерлар очкычның 40 секунд эчендә 1500 метр биеклектән 800 метрга кадәр төшкәнен күргәч, тиз арада пилотлар белән элемтәгә кергәннәр.
Болытлар аркасында пилотлар бортны ирекле очышка җибәргәннәрен күрмәгәннәр. Нәтиҗәдә, самолет белән бер минуттан артык беркем дә идарә итмәгән.Диспетчер экипаж вәкилләрен һәм самолет тулы халыкны үлемнән коткарып калган.
Менә курыкмыйча утыр самолетларына!