Хәвеф-хәтәр
7 Апреля 2023, 04:29

Җир убылган

“Төшкә карый тышта гөрселдәгән тавыш ишетелгәндәй булды...” – ди хуҗа. 

https://tanburz.ruhttps://tanburz.ru
https://tanburz.ru

Шушы көннәрдә Бөрҗән районы Иске Собханкул авылында җир убылган.

Базал микрорайонында яшәүче Азамат Бадамшин әйтүенчә, бу хәл 5нче апрель төш алдыннан булган.

– Төшкә карый тышта ниндидер гөрселдәгән тавыш ишетелгәндәй булды. Аптырап киттем. Бераздан урамга чыгып карасам, ни күзем белән күрим: яшәгән йорттан 5-6 метр өстәрәк чокыр барлыкка килгән. Якыннан барып карасам – 2 метрга 3 метр диаметрында 5 метр тирәнлектәге чокыр пәйда булган. Балчыктан гына торган җир кайда төшеп китеп югалгандыр?.. Ярый әле бакча капкасы баганалары белән эленеп торып калган, – дип сөйләгән хуҗа район гәзите хәбәрчесенә.

Шундый хәлләр дә була икән...

https://tanburz.ru
https://tanburz.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас