Хәвеф-хәтәр
6 апрель 2023, 19:35

Өч яшьлек кыз энесенә гипертониядән дарулар ашаткан

Балаларны бер генә минутка да ялгызы калдыру куркыныч!

Түбәнге Новгорд өлкәсенең Тенекаево авылында 3 яшьлек кыз бала 1,5 яшьлек энесенә  югары кан басымын дәвалучы дарулар ашаткан.

Ике балалы ана ялларга шәһәр читенә юлланган. Йортта чакта  ана күпмдер вакыт дәвамында ванна бүлмәсендә ни беләндер булашкан. Бүлмәгә чыкса, кызы энесенә “Моксодинин” даруын каптыруын күреп калган. Гипертониядән булган бу препаратны картәтиләре эчкән.

Коты очкан ана шунда ук ашыгыч ярдәм медикларын чакырткан. Авыр хәлдәге малайны дәваханәгә алып киткәннәр.
Бәхеткә, табиблар баланы коткарган. Бүгенге көндә аның гомеренә берни янамый.

Балаларны күздән яздыру куркыныч шул. Бәла-казадан Аллаһ сакласын! 

Чыганак: lenta.ru


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас