

Бүген, 6 апрельдә, ашыгыч хезмәтләргә Октябрьский шәһәрендәге мәктәптә бер баланың һәлак булуы турында хәбәр килгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, тәнәфес вакытында 14 яшьлек малайның хәле начарланган. Аңа шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма укучы табиблар килеп җиткәнче үлгән.
Мәктәптә журналистларның бер сорауларына да җавап бирмәгәннәр, кабул итү бүлмәсендә утырган хезмәткәр «директорның сөйләшергә вакыты юк» дип җавап биргән.
Малайны якыннан белгән кешеләрнең сүзләре буенча, малайны картәнисе тәрбияләгән, әтисе үлгән, ә әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Олы яшьтәге ханым оныгы турында гел кайгыртып яшәгән, гаилә исәптә тормаган.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә бу хәл турында: "Сәгать икедә мәктәпкә ашыгыч ярдәм чакырдылар. Сәбәбе - бала аңын югалткан. Реанимация чараларын үткәргәннән соң „ашыгыч ярдәм“ бригадасы аның үлемен раслады», — дип аңлатма биргәннәр.
Мәктәпкә тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Бу аяныч хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча яшүсмернең нәрсәдән үлгәнлеге ачыкланачак.
Фото: psychologies.ru