Хәвеф-хәтәр
6 апрель 2023, 06:09

Хәвефле чорга керәбез

Кайсы районнарда янгын куркынычы бар?

75.mchs.gov.ru75.mchs.gov.ru
75.mchs.gov.ru

Яз үз мәшәкатьләре белән килә. Бер урында кар эреп беткәнче, коры урыннарда янгын хәвефе сагалый башлый.

“2023 ел башыннан республика территориясендә коры үлән януның 83 очрагы теркәлде”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән.

Әле Федоровка районында 2нче класслы янгын хәвефе теркәлгән. 3нче класслы янгын куркынычы – 30 районда: бу исемлеккә Әбҗәлил, Әлшәй, Архангель, Аскын, Баймак, Бакалы, Белокатай, Белорет, Бәләбәй, Бөре, Бөрҗән, Бүздәк, Дуван, Дүртөйле, Зилаер, Иглин, Илеш, Караидел, Күгәрчен, Куергазы, Кушнаренко, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә, Яңавыл районнары һәм Уфа шәһәре керә.

“Янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәгез, ут белән саксыз һәм ваемсыз эш итүгә юл куймагыз. Янгынга тап булсагыз, 101 һәм 112 номерларына шалтыратыгыз”, – дип мөрәҗәгать итә коткаручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас