Хәвеф-хәтәр
6 апрель 2023, 14:33

Фаҗиганең нечкәлекләре билгеле

Бүген мәктәптә 14 яшьлек бала үлгән дип хәбәр иткән идек. 

Фаҗиганең нечкәлекләре билгелеФаҗиганең нечкәлекләре билгеле
Фаҗиганең нечкәлекләре билгеле

Тикшерүчеләр Октябрьский шәһәрендәге 14 яшьлек малайның мәктәптә ни рәвешле һәлак булуын ачыклаганнар.

Билгеле булганча, тәнәфес вакытында сыйныфта балалар шаярышканнар, ә бу яшүсмер иптәше белән көрәшеп уйнаган һәм шул вакытта кинәт аның хәле аламаланган.

Укучылар һәм укытучылар аңа ярдәм итәргә тырышканнар, ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма табиблар бригадасы килеп җиткәнче укучы үлгән.

Әле исә бу хәлгә карата җинаять эше кузгатылган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас