Хәвеф-хәтәр
5 апрель 2023, 12:29

Исән калган

91 яшьлек әби тәрәзәдән егылып төшкән. 

Исән калганИсән калган
Исән калган

Кичә, 4 апрель көнне Нефтекама шәһәрендә олы яшьтәге ханым бәхетсезлеккә очраган. Ленин урамындагы торак йортның өченче кат тәрәзәсеннән 91 яшьлек әби җиргә егылып төшкән.

Әби исән калган, аны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә китереп салганнар. Табиблар аның башы җәрәхәтләнүе, баш мие селкенүе, иңбашы, уң һәм сул бот сөякләре сынуы, шулай ук корсак тирәләре җәрәхәтләнүе турында әйткәннәр.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, әбинең хәле бик авыр дип бәяләнә. Бу вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклау органнары тикшерә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас