Хәвеф-хәтәр
4 апрель 2023, 04:57

Үсмерләр ташландык бинада видео төшергәннәр

Тик бер карашка гаепсез шаяру фаҗига белән тәмамланган. 

vestivrn.ruvestivrn.ru
Фото:vestivrn.ru

Евпаториядә 15 яшьлек үсмер курорт территориясендәге ташландык биналарның  берсендә видео төшергәннән  соң үлгән.

Севастополь һәм Кырым буенча Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 31 мартта берничә тугызынчы сыйныф укучысы Тынычлык проспектында урнашкан ташландык бинага килгән. Үсмерләрнең берсен үзе белән чүкеч алган. Үсмер чүкеч ярдәмендә   кирпеч стенаны җимерә башлаган, калганнар моны телефонга төшереп торган. Кайсыдыр бер мизгелдә кирпеч стена малайның өстенә ишелгән һәм ул җимерекләр астында калган.

Вакыйга урынына килгән коткаручылар үсмерне җимерекләр астыннан чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм медикларына тапшырганнар. Әмма дәваханәдә үсмер үлгән.

Әлеге очрак буенча тикшерү оештырганнар. Тикшерүчеләр ташландык бинаның хуҗасын һәм объект территорияснә чит-ятлар керә алмасын өчен нинди чаларар күрелүен ачыклыйлар. Үсмерләрнең гаиләләрендәге мохитне дә бәяләячәкләр.

Бала-чагада, үсмерләрдә, кайчак хәтта өлкән яшьтәгеләрдә  дә җимерү теләге очрый. Каян һәм нилектән килә икән ул? Бер караганда, балалар ташландык бинаны җимергән инде, анда беркем дә яшәми, тик, күрүебезчә, уенннан уймак чыккан... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас