

Яңа Мәскәүдә маймыл әти-әнисе белән зоопаркка килгән дүрт яшьлек кыз баланың бармакларын тешләп өзгән.
Әлегә билгеле булуынча, кыз бала һәм аның әти-әнисе хайваннар белән эш итү кагыйдәләрен бозганнар. Имеш тә әти кеше кызы маймылларны ашата алсын өчен аны койма аша җәнлек янына керткән.
Вольердагы кара мангобей (маймыллар төре) ата маймылы кешеләр якынлашуын хәвеф янау дип кабул итә һәм тешләре белән кыз баланың кулына ябыша. Зоопарк хезмәткәрләре кыз балага беренче ярдәм күрсәтә, соңыннан аны дәваханәгә озаталар. Кызганычка каршы, дәваханәдә кызчыкның уң кулының ике бармагын кисәләр. Кулыннан тыш та маймыл кызны бик нык тешләгән.
Кызганыч, ата-ана ваемсызлыгы баланы мәңгелеккә гарип калдырган. Бу яшьтә бит әле сабыйларда куркы тойгысы формалашып җитмәгән була, алар үзләре шулкадәр самими, кешеләрдән дә, җәнлекләрдән бөтенләй курка белмиләр. Шуңа балалар өчен җаваплылык – бары тик өлкәннәр өстендә. Мондый бәхетсезлеккә дучар булмас өчен зоопаркларга барыр алдыннан җәнлекләр белән үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турынде җентекләп укырга кирәк. Зоопаркка баргач та, һәр җәнлек читлеге янындагы мәгълүматка игътибар итү комачауламас.
Чыганак: lenta.ru