Хәвеф-хәтәр
4 апрель 2023, 05:41

Игътибар! Республикада коры үлән яна

Янгыннар кайда теркәлгән? 

Республикада, 4 апрель мәгълүматларына ярашлы, коры үлән яну сәбәпле 43 янгын теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына  БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр.

Ведомствода 20 янгынны сүндерүләре турында хәбәр итәләр. Илеш районының  Иске Татыш авылыннан 2,3 км ераклыктагы (термик нокта үлән яну буларак расланган) һәм Зилаердан  2,8 км ераклыктагы (термик нокта махсус яндыру очрагы буларак расланган) янгыннар әлегә гамәлдә булып кала.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас