

Воронежда яшәүче ир 19 каттан парковкада торган машина өстенә егылып төшкән һәм имгәнмәгән.
SHOT Telegram-каналы язуынча, әкияттәгедәй уңыш хәмер яратучы 40 яшьлек иргә Колесниченко урамында елмайган. Ару гына кырын төягән ир якынча 60 метр биеклектән Nissan X-Trail өстенә төшкән. Шактый изелгән машина эченнән ирне коткаручылар чыгаргач, ул тыныч кына үз аякларына басып атлап киткән. Фотосурәттән күренүенчә, ул хәтта геройларча кулын. күтәргән.
Дәваханәгә барышлый ул җырлар җырлап медикларның кәефләрен күтәргән.