Хәвеф-хәтәр
3 апрель 2023, 05:46

Яңа сатып алган машинада авария ясаган

Водитель үзе белән биш дустын да утырткан булган.

Яңа сатып алган  машинада авария ясаганЯңа сатып алган  машинада авария ясаган
Яңа сатып алган машинада авария ясаган

Күмертауда кичә кич Уфа-Ырынбур автомобиль юлының 231нче километрында "ВАЗ-2115" руле артындагы 18 яшьлек егет, машина белән идарә итүне югалтып, юл астына төшеп киткән. Машина әйләнгән. 

Авария нәтиҗәсендә 14 яшьлек пассажир кыз төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Водительнең машина йөртү таныклыгы булмавы һәм транспорт чарасының билгеләнгән тәртиптә теркәлмәве билгеле. 

"Машинаны егет авариягә бер көн кала сатып алган. Авария вакытында салонда аңардан башка биш дусты да булган. Үсмерләрнең берсе дә хәвефсезлек каешларын эләктермәгән", - диләр БР буенча ЮХХДИ идарәсендә. 

Вакыйганы тикшерә башлаганнар.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас