

Алтайда яшәүче 21 яшьлек ир трахеостомия – һава сулый торган трубка урнаштыру буенча операция – вакытында үлгән. Операцияне бер атна элек эштән киткән табиб ясаган.
Тәүдә яшь егет дәваханәгә чикләвек җыйганда һөҗүм иткәннән соң эләккән. Авыруга операция ясаганнар, әмма берникадәр вакыттан соң аңа янә хирурглар ярдәме таләп ителгән. Бу юлы операцияне Новосибирскида ясарга карар иткәннәр. Әмма транспортировка алдыннан егеткә трахеостома урнаштырырга кирәк булган.
Пациент үлеменнән соң дәваханә җитәкчелеге өлкән шәфкать туташын иргә операция ясаган табибны яңадан эшкә алгандай итеп, документларны әвеш-тәвеш китерергә күндереп караган. Әмма хатын ризалашмаган.
Mash Siberia Телеграм-каналы язуынча, операцияне хирург түгел, лор ясаган.
Әле Тикшерү комитеты бу эшнең очына чыгарга җыена.
Чыганак: lenta.ru