Хәвеф-хәтәр
3 апрель 2023, 14:46

Бүген Уфада коточкыч авария теркәлгән

Имгәнгән малай һушына килмәгән, ди. 

Уфаның ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.Уфаның ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.
Фото:Уфаның ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы  бүген  Уфада Энтузиастлар һәм Урман хуҗалыгы техникумы урамнары киселешендә теркәлгән коточкыч авария нәтиҗәсендә каза күрүчеләрнең хәле турында хәбәр итә.

41 яшьлек хатын  – травматология бүлегендә, аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Ә 10 яшьлек малай әле булса һушына килмәгән, ул реанимациядә.

Авария болай булган: “Киа Сид” руле артындагы 36 яшьлек водитель, Энтузиастлар урамыннан хәрәкәт иткәндә, юл уңаеннан баручы “Ниссан” белән бәрелешә. Каты бәрелүдән китеп баручы “Киа Сид” тротуардагы ике кешегә барып менә һәм каршы юлга чыга. Анда  “Фольксваген Туарег” белән бәрелешә. “Фольксваген Туарег” исә “Хендай Солярис”ка барып менә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас