Хәвеф-хәтәр
1 апрель 2023, 14:22

Тагын корбан...

Туймазы районында үлемечле авария булган.

Владимир Севастьяновның телеграм-каналы.Владимир Севастьяновның телеграм-каналы.
Владимир Севастьяновның телеграм-каналы.

Бүген “Урал” М5 автоюлының 1331нче километрында кичке сәгать җиденчедә үлемечле авария булган.

Әлеге һәлакәт турында Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, юлда “Лада Ларгус”, “Ман” йөк машинасы һәм “Шевроле Круз” бәрелешкән. Нәтиҗәдә ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче “Лада” водителе бу дөньядан китеп барган...

“Шевроле” автомобилендә булган авырлы хатынны дәваханәгә илткәннәр.

Әле һәлакәт урынында тикшерү эше бара, авариягә китерүче сәбәпләр ачыклана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас