Хәвеф-хәтәр
1 апрель 2023, 18:53

Беренче апрель шаяртуымы?

Тула өлкәсендә агачта дрон кысылып калган.

SHOT Telegram-каналыSHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы

 Тула өлкәсендә  билгесез дрон агачка төшкән һәм ботаклар арасында кысылып калган, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Квадрокоптерга охшаган  ниндидер аппарат  Тула шоссесындагы Ефремовта йорт кырындагы агачка төшкән.  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аны алган.

 Коптерны тикшергәч, полицейскийлар аның хәвефсез икәнлеген ачыклаган. Пластмассадан ясалган андый квадрокоптерның бәясе –   якынча 1,5 мең сум. Махсус хезмәтләрне аякка бастырган беренче апрель шаяртучысын эзлиләр.  Илдә барган вакыйгаларны искә алганда, мондый шаяртулар бөтенләй урынсыз, миңа калса... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас