Хәвеф-хәтәр
28 март 2023, 05:11

Җәяүлеләрне таптаган

Ул водитель кая ашыкты икән?

Владимира Севастьяновның Телеграм-каналыннан.Владимира Севастьяновның Телеграм-каналыннан.
Фото: Владимира Севастьяновның Телеграм-каналыннан.

Кичә кич башкаланың Черниковка бистәсендә Александр Невски урамында “Тойота Ленд Крузер” җәяүлеләрне бәрдергән. 36 яшьлек ир һәм 9 яшьлек кыз бала җәрәхәтләнгән. Вакыйга турында үезнең Телеграм-каналында республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Җәрәхәтләнгән ир сүзләренчә, ул туганының кызы белән светофорның рөхсәт итүче сигналына җәяүлеләр кичүе аша юлны чыгып барган. Авария очрагы буенча тикшерү оештырганнар. Әйткәндәй, узган тәүлектә республика юлларында барлыгы 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 7 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Әйе, хәзер кайчагында светофорның яшел төсенә  “зебра” аша чыгу да хәвефсез түгел. Каядыр ашыгучы водительләр өскә менәргә генә  торалар... 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас