Хәвеф-хәтәр
28 март 2023, 06:13

Кадаклар, энәләр һәм тәңкәләр...

Боларны 72 яшьлек пенсионер хатын ашказанында тапканнар.

103news.com103news.com
Фото:103news.com

Подмосковьеда пенсионер хатынның ашказанында кадаклар, энәләр һәм тәңкәләр тапканнар.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, ашыгыч ярдәм медиклары Долгопрудный шәһәре дәваханәсенә 72 яшьлек хатынны эче авыртуга зарланганнан соң алып килгәннәр. Хатын-кызның корсак куышлыгын тикшергәннәр соң, табиблар анда берничә ят җисем ачыклаган. Хирурглар ашыгыч рәвештә операция ясарга карар кабул иткәннәр.

“Эндоскопия ысулы ярдәмендә рентген контроле белән үткәрелгән операция барышында пенсионер хатынның ашказаныннан 8 тәңкә, ике кадак һәм 10 энә алганнар. Ят җисемнәрнең эчәклеккә эләгеп өлгермәве бәхеткә тиң, алар эчке органнарны җәрәхәтләгән хәлдә пенсионер хатын кан китүдән үләр иде”, – ди дәваханәнең эндоскопия  табибы Андрей Захаров.

Аның сүзләренчә, бер сәгатьлек операция уңышлы үткән. Әле өлкән яшьтәге ханым үзен яхшы хис итә, ул әле реанимациядә  медиклар күзәтүе астында. Тулысынча савыккач, аңа психотерапевт дәвалавы билгеләнәчәк.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас