

Подмосковьеның Лобня шәһәрендә әнисе эт алып бирүдән баш тарткач, кыз бала үз-үзенә кул салган. Бу хакта SHOT Telegram-каналы яза.
Пост авторлары мәгълүматы буенча, үлеменә берничә минут кала бишенче сыйныф укучысы әти-әнисе белән эт алырга ризалашмаулары аркасында талашкан. Кыз бала эт таптырып озак кычкырып елаган. 42 яшьлек хатын эт алудан баш тартуын өйдә өч мәче булуы белән аңлаткан. Әтисендә (баланың әти-әнисе аерылышкан) эт булган, әмма кыз бала әнисен тагын бер маэмай алуын үтенгән. Озак үгетләүләрдән соң, тәртибең әйбәт булса, киләчәктә эт алырбыз, дигән ана кеше кызына. Ана кеше кызын тынычландырган һәм алар кибеткә барып килергә уйлаган. Әнисе җыенганда кыз аны дүртенче катта подъездда көтеп торам дигән. Әмма подъездга чыкканда бала инде үлгән булган. Кызны подъезд козырегында тапканнар.
Полиция 11 яшьлек кызның гаиләсен тикшерә. Сабыйның әти-әнисе - эре IT-компания хезмәткәрләре, балага карата алар игътибарлы булган. Туганнары сүзләренчә, кызның суицид хакында уйлары булмаган, ул үлем алды язуы калдырмаган.
Чыганак: lenta.ru