Хәвеф-хәтәр
26 март 2023, 11:36

Яз җиттеме - балыкчылар бата башлый

Бүген коткаручылар ике урында ике кешене коткарган. 

Яз җиттеме - балыкчылар бата башлыйЯз җиттеме - балыкчылар бата башлый
Яз җиттеме - балыкчылар бата башлый

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дип әйтеп-кисәтеп торсалар да, күп кенә балыкчылар моны колакларына да элми.

Бүген иртәнге сәгать 11дә Уфа районының Алексеевка авылында бер балыкчы карьер күлендә боз астына төшеп киткән. Бу хәлне күреп калган кешеләр ярдәмгә килгәннәр һәм аны судан тартып чыгарганнар. Әмма ярга кадәр алып килә алмаганнар, боз ярылып торган. Шуннан алар коткаручыларны чакырганнар. Алар зыян күрүче ирне яр буена чыгарганнар.

Бүген мондый очрак, кызганычка каршы, берәү генә булмаган. Көндез Уфа шәһәренең Шакша бистәсендә дә коткаручылар Уфа елгасыннан 54 яшьлек ирнең гомерен саклап калганнар.

Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме кирәккән, аларны дәваханәгә алып барып, табиб тикшеренүе үткәргәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас