

Бүген Бөре шәһәрендә гаражда машина янган. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коткаручылар 7х8 метрлы кирпеч гараж яна башлага килгәннәр. Эчендә Chery Tiggo автомобиле дә барлыгы ачыкланган. Ул янып беткән.
"Янгын шулай ук Nissan Extrail автомобиленә дә зыян китергән. Машинаның тышкы яклап буявы янган. 23 яшьлек егет үзе генә янгынны сүндерергә тырышып бераз пешкән. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән. Янгынның сәбәбе әлегә ачыкланмаган", - дигәннәр матбугат хезмәтендә.