Хәвеф-хәтәр
25 Марта 2023, 05:10

Әбҗәлилдә газ шартлаган (ВИДЕО)

Гаиләнең өе тулысынча җимерелгән...

Республикада газ шартлау нәтиҗәсендә шәхси торак йортта ир белән хатын каза күргән, дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Вакыйга бүген иртән Әбҗәлил районының Рыскуҗа авылында теркәлгән.

Вакыйга урынына килгән коткаручылар йорт бинасы тулысынча җимерелүен күргән. 43 яшьлек ир белән 37 яшьлек хатын пешкәннәр, аларны дәваханәгә алып киткәннәр. Бәхеткә, аларның баласы бу вакытта катәниләрендә булган.

Ни сәбәпле газ шартлавын әлеге вакытта  тикшерүчеләр һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавательләре ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас