

Ставропольдә яшәүче ата белән улында бер үк вакытта яман шешнең сирәк очрый торган төрен тапканнар. Табиблар бер гаилә әгъзаларында йомшак тукымалар саркомасы очрагын уникаль дип атый. Тәүдә дәваханәгә 60 яшьлек Евстафий Антонов мөрәҗәгать итә: ул аркасында шеш пәйда булуын сизә. Табиблар борчылырга урын юк дип ышандыра аны. Соңрак аның улы - 34 яшьлек Манолис та - күкрәгендә зур булмаган, әмма сәер шешкә тап була. Аңа да табиблар бар да яхшы, юкка көяләнмәгез, дип кайтаралар.
Шулай да Антоновлар Мәскәүгә консультациягә барырга карар кыла. Блохин исемендәге онкология үзәгендә ата белән улы куркыныч диагнозны ишетә... Аларда саркома - йомшак тукымалар яман шеше - ачыклана. Ата кешедә яман шеш умыртка сөягенә үк үсеп керә, улының - күкрәгендә. Икесенә дә тиз арада опеоация ясарга карар кылалар.
Өлкән Антоновка 11 (!) сәгать операция ясыйлар, аның улына - 4 сәгать. Ике операция дә уңышлы үткән, шөкер. Манолисның күкрәк читлегенә 3D-принтерда ясалган протез урнаштырганнар. Әле ата кеше улы белән акрынлап тернәкләнә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.