Хәвеф-хәтәр
24 март 2023, 08:00

Тешләмәсен! Сак булыгыз!

42 район талпан энцефалиты буенча куркыныч зонада тора.

dzen.rudzen.ru
Фото:dzen.ru

Башкортстанның Роспотребнадзоры талпан энцефалиты аркасында имин булмаган районнар исемлеген игълан итте.

42 район хәвефле төркемгә эләгә. Алар: Аскын, Әлшәй, Әбҗәлил, Бүздәк, Бакалы, Балакатай, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Бөрҗән, Борай районнары, шулай ук Гафури, Дуван, Ярмәкәй, Дәүләкән, Зилаир, Иглин, Калтасы, Ишембай, Кыйгы Караидел, Краснокама, Куергазы, Күгәрчен районнары куркыныч зонасына керә. Шулай ук республиканың Мәчетле, Мәләвез, Миякә, Мишкә, Нуриман, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Тәтешле, Учалы, Уфа, Чакмагыш, Федоровка, Шаран, Яңавыл һәм Чишмә районнарында куркыныч авыруны йоктыру ихтималы зур.

Белгечләр искәрткәнчә, вирустан саклануның иң нәтиҗәле ысулы-вакцинация ясату. Прививканы инфекция учагына кергәнче ике атна алдан ясатырга кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас