Хәвеф-хәтәр
24 март 2023, 05:07

Бала артыннан суга сикергән

Ачы салкында ул 40 метр ара йөзгән. 

Shutterstock/FOTODOMShutterstock/FOTODOM
Фото:Shutterstock/FOTODOM

Русия янгын сүндерүчесе Николай Шаров яр буеннан бозда йөзеп киткән баланы коткарыр өчен салкын суда 40 метр ара йөзеп барган. Бу хакта Камчатка крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр.

Хәл болай булган. Балалар Крашенников култыгында яр буендагы бозда уйнаган. Шулчак боз кисәкләренең берсе ярылган. Ярылганнан соң боздагы 10 яшьлек кыз акрынлап йөзеп киткән. Моны күргән шаһитлар коткаручыларна чакырткан.

Вакыйга урынына килеп җиткән Николай Шаров, махсус киемнәрен салып, биленә бау бәйләп, кыз артыннан йөзеп киткән. Бозга кадәр йөзеп баргач, ул аны кызчык белән бергә ярга таба буксирлаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында боз кисәгенең ярдан 40 метр ераклыкка йөзеп китүен белдерәләр. "Суның тирәнлеге дә шактый анда, температурасы да түбән", - дигәннәр ведомствода. 

Чыганак: Лента. ру

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас