

Кичә кич интернетта Мәчетле районында күлләвектә 3 яшьлек (2019 елда туган) кыз баланың батып үлүе турындагы хәбәр таралды.
Соңрак Мәчетле районы хакимиятендә бу вакыйгага аңлатма бирделәр.
Сабый күп балалы, бернинди дә исәптә-фәлән тормаган әйбәт гаиләдә үскән.
Мәгълүмат чаралары кыз баланы күлләвектә батып үлгән дисәләр дә, җирле властьлар аны эрегән кар сулары белән тулган чокыр дип язып чыкты.
“Мәчетле районының Азнагул авылында фаҗига теркәлде: эрегән кар сулары белән тулы чокырда өч яшьлек бала батып үлгән”, – дип хәбәр итә район хакимияте социаль челтәрләрдә.
Фаҗига урынына Тикшерү комитетының Дуван районара тикшерү бүлеге тикшерүчеләре юлланган. Вакыйганың барлык сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бала өлкәнрәк туганнары белән уйнап йөргән, аларның әти-әниләре өйдә булган, әниләре – декрет ялында. Быел октябрьдә кызчыкка 4 яшь тулыр иде...
“Өлкәннәр! Балаларны зинһар ялгызы калдырмагыз, үзләрен генә караучысыз уйнарга чыгармагыз! – дип мөрәҗәгать итә властьлар. – Су үзендә әллә күпме хәвеф саклый. Су белән шаяру куркыныч икәнен балаларга аңлатыгыз. Бала янгын һәм коткару хезмәте телефон номерларын – 101 һәм 112 – мотлак рәвештә белергә тиеш”.
Бала югалту кайгылары кичергән гаиләгә Ходай Тәгалә сабырлыклар бирә күрсен. Ә бу очрак күпләребезгә кисәтү кебек булсын иде. Бәланең аяк астында икәнлеген, язгы суда хәвеф сагалавын онытмыйк, дуслар!
Чыганак: bashinform.ru