Хәвеф-хәтәр
23 март 2023, 05:10

Алты яшүсмер юл һәлакәтенә очраган

Берсе үлгән, икесенең хәле авыр. 

Алты яшүсмер юл һәлакәтенә очраганАлты яшүсмер юл һәлакәтенә очраган
Алты яшүсмер юл һәлакәтенә очраган

Башкортстанда алты яшүсмер төнлә машина белән чыгып китеп, юл һәлакәтенә эләккәннәр. 17 яшьлеге үлгән, бишесе дәваханәдә ята.

Бүген төнге бердә, ягъни 23 мартта Белорет районының Тирлән авылында була бу хәл. Балалар утырган ВАЗ 2110 белән УАЗ машинасы бәрелешкән. ВАЗ 2110 руле артында 17 яшьлек бала һәлак булган, дүртесе имгәнгән.

Аларның икесе, беренчел мәгълүматлар буенча, 2008 елгы, өчесе 2007 елда туган. Барысын да Белорет үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр.

Үлгән баланың әти-әнисе әйтүенчә, машинаны ул кич рөхсәтсез алып чыгып киткән, йөртү таныклыгы да булмаган. 

Тикшерү башланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, яшүсмерләр күңел ачып йөреп, спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Ә УАЗ водителе айнык булган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас