Хәвеф-хәтәр
23 март 2023, 06:44

Акча эчендә шартлаткыч...

Бу хәбәр сезгә дә килдеме?

live24.rulive24.ru
Фото:live24.ru

Белгечләр фаразлавынча, Русиядә 2024 елда фейк хәбәрләр саны ике тапкырдан да артыгракка күбәергә мөмкин.  2022 елда Русиядә фейк хәбәрләрнең гомум саны якынча 10 миллионга җиткән, уникаль хәбәрләр – 4 миллионга якын. Алар исәбенә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда республиканың Дәүләкән районында имеш  тә акчаларга төрелгән шартлаткыч матдәләр, СПИДлы энәләр  ташлап  калдыручы украиннарны тоткарлаулар турындагы хәбәрләр дә керә. Дәүләкән районының хокук саклау органнары хезмәткәрләре  мәгълүматы буенча,  контрафактлы парфюмерия белән сәүдә итүче чегәннәрне тоткарлаганнар.

“Алдагы елларда фейк хәбәрләр арту сакланыр дип фаразлыйбыз. Без 2024 елда фейк хәбәрләрнең копияләре саны  22 миллионга кадәр җитәр дип фаразлыйбыз. Пессимистик фаразларга килгәндә исә, быел фейк хәбәрләр саны 15 миллионга җитәргә мөмкин, әмма бу барыбер махсус хәрби операция башланганчыга кадәр күпкә артык”, – ди “Диалог Регионы” коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры киңәшчесе Тихон Макаров.

2022 елда фейкларның төп темалары  санкцияләр һәм Русия икътисадындагы “көрчек” булган. 2023 елдан алып, махсус хәрби операция кысаларында өстәмә мобилизация  һәм ракеталар һөҗүме ихтималы, авыртуны баса торган препаратлар һәм стоматология өчен материаллар дефициты турындагы хәбәрләр актив тарала. Шул ук вакытта фейкларны булдыу механикасы да үзгәрә. Узган ел башында фото һәм видеоматериаллар актив кулланылса, ел ахырында алар кимегән. Былтыр ел башында эре мәгълүмат ресурсларын, башкарма власть органнарын һәм массакүләм мәгълүмат чараларын “ватарга” тырышканнар. Хәзер исә хакерлар ешрак төбәк ресурсларына һөҗүм итә.

Тихон Макаров фикеренчә, иң начары – фейкларга карата артык хисчән һәм тиз реакция. Мошенниклар моны көтә дә.

Дөрескә туры килмәгән  мәгълүматны “Диалог Регионы” проектының  “Лапша Медиа” платформасы ярдәмендә белеп була. Шик тудырган мәгълүматны белгечләр 24 сәгать эчендә тикшерәчәк һәм абруйлы чыганакка сылтама белән аны раслаячак яисә кире кагачак. Башкортстанның үзенең дә антифейк-телеграм-каналы бар – https://t.me/warfakesbashkortostan/332 

Шикле мәгълүматны @warfakesbashkortostan_bot  чат-бот ярдәмендә  тикшерергә була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас