

Нефтекама шәһәре полициясенә 62 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Ачыклануынча, җинаятьчеләр аны иң киң таралган схема буенча алдаган: нефтекамалы 547 сум кредит алган һәм билгесез кешеләр исәпләренә күчергән.
Гаризасында каза күргән ир түбәндәгеләрне сөйләгән. Аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Ул җинаятьчеләрнең аның исәбенә кредит рәсмиләштерүләрен әйткән. Аларны тоткарлар өчен, имеш тә тиз генә кредит рәсмиләштереп, акча күчерергә кирәк. Бу мәгълүмат сер булып калырга тиеш, югыйсә җинаять җаваплылыгына тарттырылачаксың дип тә кисәткәннәр аны.
Беркатлы ир телефоннан өйрәтеп торучыны тыңлап, банкта кредит алган һәм мошенник әйткән исәпкә акчаларны күчергән. Тикшерү комитеты бу очрак буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.
Көн саен (!) ТВ, Интернетта кисәтүләренә карамастан, һаман алданабыз шул. Мошенникларны баетабыз...
Чыганак: "Башинформ"