Хәвеф-хәтәр
22 март 2023, 11:37

Өч айлык сабый гәүдәсен фатир балконында тапканнар

Ана кеше кызының мәетен үзе чыгарып куйган. 

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Омскида Лукашевич урамындагы күп катлы йорт  фатиры балконында  өч айлык сабый гәүдәсен  тапканнар. Бу хакта “Город55” порталы хәбәр итә. Басманың әңгәмәдәшчесе мәрхүм кыз бала мәетен әнисе фатиры балконында табуларын сөйләгән. Баланың  гәүдәсендә  көчләп үтерү эзләре юк. Ана сүзләренчә, бала февральдә ук үлгән. Кызы,  имеш тә тын алудан туктаган да, хатын аның гәүдәсен  балконга яшереп куйган. Үлгән нәни кыздан башка гаиләдә бүтән балалар да барлыгы билгеле.  

Русия Тикшерү  комитетының төбәк идарәсендә  бу очрак буенча тикшерү оештырулары турында хәбәр итәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хатынның сүзләрен җентекләп тикшерәләр. Гамәлләрен анализлагач, хатынны психиатрия экспретизасына җибәрергә мөмкиннәр. Баланың үлеме сәбәбен гистологик тикшеренү нәтиҗәләреннән соң ачыклаячаклар.  

Ходай сакласын... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас