Хәвеф-хәтәр
22 март 2023, 05:09

11 яшьлек кыз ахирәтен педофилдан коткарган

Афәрин!

CanStockPhoto.comCanStockPhoto.com
Фото:CanStockPhoto.com

Севастопольдә педофил 11 яшьлек кызга һөҗүм иткән, әмма кызның ахирәте аны яклап чыккан. 

Төбәкнең Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2022 елның 29 маенда Кырымга эш эзләп килгән 40 яшьлек исерек ир Терновка авылы паркында эскәмиядә сөйләшеп утырган 11 яшьлек ике кызны күреп кала. Ир кызларга бәйләнә башлый, үзе белән чакыра, кызлар баш тарткач, аларның берсен куып китә, аның кулларыннан эләктерә. Әмма бу моментта икенче кыз бала педофилга ташлана һәм аны этеп җибәрә. Ике кыз да ирдән качып котыла. 

Хәвефсез урынга кадәр йөгереп баргач, җинаятьчегә каршылык күрсәткән укучы кыз ахирәтен тынычландыра һәм коткару хезмәтенә шалтырата. Ул гына түгел, кыз бала полицейскийларга һөҗүм итүче ирнең билгеләрен әйтеп бирә һәм хокук сакчылары белән аны эзләшергә китә. 

Узган елның декабрендә укучы кыз Русия Тикшерү комитетының "Югары гражданлылык" өчен медале белән бүләкләнә. Ә кызларга һөҗүм иткән ир 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас