Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 март 2023, 14:18

"Мин курыкмадым..."

Подмосковьеда такси водителе пассажир хатынга бәби табарга булышкан.

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Подмосковьеда "Яндекс. Такси" водителе пассажир хатынга машина салонында бәби табарга ярдәм иткән.

Бу хәл Раменское шәһәрендә булган. Водитель Нуртилек заказ буенча төнге өчтә килгән. Аның сүзләренчә, ул хатынның йөкле булуын сизмәгән дә. Хатын кыска буйлы, кигән киеме дә иркен булган.

Күрше Жуковский шәһәрендәге бәби табу йортына кадәр 10 км барырга кирәк булган. Әмма бер километрдан азрак юл үтү белән пассажир хатын Нуртилекны: "Все, я рожаю", - дип гаҗәпкә калдыра. Үзе дә күп балалы әти Нуртилек югалып калмаган, ул кыз балага дөньяга килергә ярдәм иткән. Әлбәттә, сабый туу белән Нуртилек якындагы дәваханәгә ашыккан. Бәхеткә, каршыларына ашыгыч ярдәм машинасы очраган. Акушер-шофёр, медикларны туктатып, тыныч йөрәк белән яшь әни һәм кыз баланы аларга тапшыра да арытаба эшләргә китә. 

Нуртилек үзен герой дип санамый, яшь гаилә өчен куана гына. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: