

Кызның туганнары аның нәҗесеннән тимер-томыр чугуы турында хәбәр иткәннәр.
Рентген ясаганнан соң аның аш эшкәртү юлларында ят эйбер булуы күренә. Бер тәүлектән кыздан гадәти юл белән ике кадак килеп чыккан. Шулай итеп, операция ясау хаҗәте тумаган.
“Кызганычка каршы, балалар белмичә һәм барсы белән дә кызыксыну сәбәпле, бөтен вак-төякне авызларына тыгалар һәм йоталар”, - дип вакыйгага үз аңлатмасын биргән табиб. Балалар өчен иң куркынчы – диск батарейлары. Алар ашказанына барып эләккәч таркала башлый һәм организм агулана. Моңардан тыш батарейкалар электрик һәм термик яндыру сәләтенә ия. Балаларны үзләрен генә, яисә үзе белән бер яшьлек яшьтәшләре белән калдырырга ярамый.
Чыганак: tatpressa.ru