Хәвеф-хәтәр
20 март 2023, 07:54

17 яшьлек егет адашып, көрт эчендә туңып үлә язган

Ярый аның тавышын ишетеп, ярдәм чакырганнар

YouTube 17 яшьлек егет адашып, көрт эчендә туңып үлә язганYouTube 17 яшьлек егет адашып, көрт эчендә туңып үлә язган
17 яшьлек егет адашып, көрт эчендә туңып үлә язганФото:YouTube

 

Вологда өлкәсендә полиция хезмәткәре көрт эчендә туңган мәктәп укучысын коткарган.

Өлкәнең Кичмән-Городецкий районындагы карьер янындагы чокырда туңу билгеләре булган хәлсезләнгән яшүсмерне табалар, дип хәбәр итә төбәкнең Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Полициягә җирле кеше шалтыратып, Песочная урамындагы карьер ягыннан ярдәм сорап кычкырулар ишетелүен сөйли. Тикшерергә чыгып киткән сержант ярдәм сорап көчсез кычкырулар ишетә, алар бераздан басыла. Чокыр битләвендә ул эзләр таба һәм алар буенча барып көрт эчендә яткан яшь кешегә барып чыга. Полицияга шалтыраткан кеше белән бергә зыян күрүчене чокырдан чыгаралар һәм вакыйга урынына ашыгыч ярдәм чакыралар. 17 яшьлек егет өйгә кайтканда адашкан булып чыга. Тикшерүдән соң яшь кешене санитар авиация белән Вологдага алып китәләр. Хәзерге вакытта яшүсмер хастаханәгә салынган, табиблар аның кулларын саклау өчен көрәшәләр.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас