

Караидел районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтен тикшерәләр, дип яза үзенең Телеграм-каналында республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.
“Кичә Бөре – Тастүбә – Сатка юлының 107нче километрында ВАЗ-2115 руле артындагы 70 яшьлек ир статуслары тигез булмаган юллар чатында “Форд Маверик” автомобиленә юл бирмәгән һәм бәрелешкән, дип фаразлана. Авария нәтиҗәсендә ВАЗ водителенең 67 яшьлек хатыны алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Водительнең үзен дәваханәгә алып киткәннәр”, – дип сөйли Севастьянов һәм водительнең моңа кадәр исерек булуны раслый торган медицина тикшерүеннән баш тартканы өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителүен өсти.
Узган тәүлектә республика юлларында барлыгы өч автомобиль авариясе теркәлгән, бер кеше һәлак булган, тагын өч кеше җәрәхәтләнгән. 23 аек булмаган водитель тоткарланган, аларның өчесе руль артына кабат хәмер эчеп утырган, дип хәбәр итәләр БР буенча ЮХХДИ идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru