

Кичә Екатеринбургның Эльмаш районындагы бер фатирда ир белән хатын гәүдәләре табылган, сабыйлар ким дигәндә өч көн әти-әнисе мәете янында ялгызы булганнар. E1.ru басмасы хәбәр итүенчә, бер бүлмәле фатирны бу гаилә берничә ай элек арендалаган. Күршеләре сүзләренчә, мәрхүм ир белән хатынга якынча 30 яшьләр тирәсе булган. Хатын чыгышы белән – Белоярск районыннан, ул 2 яшьлек малае һәм өч айлык кызы белән декрет ялында булган, ир – Башкортстаннан. Ул заводта эшләгән. Дөрес булса, ир кайчандыр хөкем ителгән, җәмәгать тәртибен бозганы өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган.
Мәрхүмнәрнең күршеләрен өске фатирдан су баса башламаса, бу хәлне кайчан белерләр иде икән... Су стоягын япканнар. Күршеләргә беркем дә ишек ачмаган, әмма шулчак фатирда балалар елап җибәргән. Фаҗига урынына килгән мәрхүмнәрнең туганы сүзләренчә, ир белән хатын аның белән якшәмбедән үк элемтәгә чыкмый башлаган. Шул гомер балалар әти-әнисенең җансыз гәүдәләре янында үткәргән. Туган тиешле хатын бала белән сөйләшә башлагач, малай: “Әни йоклый”, – ди һәм елап җибәрә.
Ишекне ачып керсәләр, малай коридорда була, ә бүлмәдә диванда үле ана ята, янында – өч айлык кызы. Ничә көн бер тамчы сусыз ул бик нык хәлсезләнгән. Аш-су бүлмәсендә – гаилә башлыгының мәете. Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига урыныннан ниндидер порошокны экспертизага алганнар. Мәетләрдә бернинди тән җәрәхәте дә теркәлмгән, ә авызлары тирәсендә күбек булган...
Суд-медицина экспертизасы ир белән хатынның нидән үлүләрен ачыклаячак. Полицейскийлар бу эшне тикшерә башлаган.
Свердловск өлкәсенең Сәалмәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, балалар дәваханәдә. Аларның хәле әйбәт. Туганнары аларны үзләренә алырга җыена.
Чыганак: bashinform.ru