Хәвеф-хәтәр
15 март 2023, 05:28

Әти кеше ялгыш улын талый язган

Әстагъфирулла!

Әти кеше ялгыш улын талый язганӘти кеше ялгыш улын талый язган
Әти кеше ялгыш улын талый язган

Бөекбританиянең Глазго шәһәрендә пычак белән коралланган ир корбан итеп ялгыш банкоматтан акча салдырып торган улын сайлаган.

17 яшьлек егет банкоматтан 10 фунт (911 сум) салдырмакчы булган. Картасын алып кесәсенә салып, акчаны банкоматтан алгач борылган егетнең битенә зур пычак терәгәннәр. Егет йөзе шарф-снуд белән капланган ирне күргән. Талаучы үсмердән акчасын таптырган. Егет исә әтисен күзләреннән һәм тавышыннан таныган. "Чынлапмы? Син бит минем кем икәнлегемне беләсең?" - дип гаҗәпләнгән ул. Җинаятьче исә аңа барыбер булуын әйткән. Шулчак егет аның шарфын тартып төшергән һәм: "Син нишлисең?" - дигән. Талаучы исә: " Гафу ит, минем башка чарам калмады", - дип җаваплаган.

Үсмер вакыйга урыныннан качып китә һәм барын да картәнисенә сөйли. Ул исә бу хакта полициягә хәбәр итә.

Полицейскийлар 45 яшьлек ирне өенә килеп тоткарлый. Башта ул җинаять кылуын кире каккан. Әмма соңрак барын да сөйләп биргән. "Банкомат янында улым басып торадыр дип уйламадым. Тиешле җәзаны алырга ризамын", - ди ул.

Чыганак: lenta.ru

Фото: PrimaMedia

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас