Хәвеф-хәтәр
15 март 2023, 11:00

Шуып та төшкән, машина астына кереп тә киткән

Авылда баланың тау шуганын әти-әни бик  карап тормый шул...

Шуып та төшкән, машина астына кереп тә киткәнШуып та төшкән, машина астына кереп тә киткән
Шуып та төшкән, машина астына кереп тә киткән

Уфа янындагы Нагаево авылында күңелсез хәл булган – 8 яшьлек кыз бала таудан шуып төшкән ыңгайга машина  тәгәрмәчләре астына кереп киткән. Бу хәл Михаил Дорохов урамында булган.

“Лада Гранта” машинасының руле артында – 44  яшьлек ир.  Балага табиблар ярдәме кирәк булган.  Башкортстан буенча ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  кызчык  шуу өчен җиһазландылымаган тауда  әти-әнисе каравыннан башка шуган. Мондый күңелсез хәлләрдән Ходай сакласын инде. Авыл җирендә балаларның тау шуганын бик карап тормыйлар шул. Иң мөһиме - шуа торган урыннары машина йәри торган юлдан, сулыклардан читтә булсын.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас