

Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәрендә бер ир бишенче каттан ут ачкан.
47 яшьлек Александр Алёшин 16 ел хәмер эчмәгән булган. Кичә ул “бәйдән ычкынган”. Бирегә килгән полиция хезмәткәрләре үгетләүләренә килми ул. SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, бу вакытта ирнең хатыны өйдә булмаган. Ире хакында белеп калган хатыны махсус хезмәтләргә шалтыратып, аның фатир тәрәзәсеннән ау мылтыгыннан ут ачуын әйткән.
Шул ук Телеграм-канал язуынча, Алёшин стресс аркасында кабат эчә башлаган. Аның баш миендә шеш тапканнар. Алёшинның хатыны сөйләвенчә, ире бүген айнып эшкә барырга тиеш булган, ул су үткәрү өлкәсендә эшли. Әмма запойга киткән. Моңа кадәр ир белән хатын МРТ үтәргә барган булганнар. Анда аларга начар хәбәрне әйткәннәр дә инде.
Александрның коралы – ау мылтыгы, ул сейфта яткан, ир елдан артык ауга йөрмәгән. Ут ачар алдыннан ирнең әбисе күршеләренә чыгып качып өлгергән. Гаиләдә 10 һәм 15 яшьлек балалар үсеп килә. Полиция хезмәткәрләре ир белән сөйләшүләр алып баруны дәвам итә.
Алёшин хокук салау органнары хезмәткәренә аткан, бронежилетта булганга күрә ул каза күрмәгән.
P.S. Соңрак матбугат чаралары полицейскийлар Александр Алёшинны тоткарлаган, дип язып чыкты.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.