Хәвеф-хәтәр
13 март 2023, 05:39

Үзе яшәгән йортны шартлатмакчы булган

Кешеләр акылдан яза башлаган, бугай...

province.ruprovince.ru
Фото:province.ru

Мәскәүнең төньягында бер ир үзе яшәгән фатирга ут төрткән.


SHOT Telegram-каналы язуынча, Кронштадт бульварында яшәүче ир фатирының ике бүлмәсенә ут төрткән һәм тәрәзәдән сикергән. 
Янгынны сүндергәннәр. Газны япканнар. 


Соңрак әлеге ирнең күп катлы йортта шартлау оештырырга теләве ачыкланган. Ул фатирында газ кабызган, аннары әйберләргә ут төртә башлаган. Әмма бүлмәләр газ белән тулырга вакыт җитмәгән, шартлау яңгырамаган. Фатирын ул өч урында яндырган, ялкын тиз арада бинаны ялмап алган, янып үлүдән курыккан хәсрәт ир җиденче каттан сикергән. 
Әле ул Склифосовский исемендәге дәваханәдә реанимациядә. 


Кешеләрнең башлары китә, ахры. Адекват булмаган адәмнәр саны күзгә күренеп арта...

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас