Хәвеф-хәтәр
13 март 2023, 15:39

Үсмер ярты литр диярлек аракы эчкән

Аны һушсыз килеш табып алганнар. 

newsib.netnewsib.net
Фото:newsib.net

Ленинград өлкәсенең Войсковицы авылында яшәүче үсмер алкоголь белән агуланган. Моннан алда җиденче сыйныф укучысы 400 граммга якын аракы эчкән.

“Форпост” басмасы язуынча, малайны һушсыз килеш якшәмбе көнне  Манин урамындагы күп катлы йорт подъездында тапканнар. Аны авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр.

Бала  әйбәт гаиләдә тәрбияләнә, балигъ булмаганнар бүлегендә исәптә-фәлән тормый.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас