+21 °С
Болытлы


39 яшьлек ир белән 42 яшьлек хатын - республикада теркәлгән чираттагы янгын корбаннары. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр.
Белорет шәһәренең Степная урамындагы янгын турындагы хәбәр коткаручыларга узган төндә килә. Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр агач йорт януын күрәләр.
"Янгын сүндерелде. Кызганычка каршы, 1981 елгы хатын һәм 1984 елгы ир-ат гәүдәләре табылды", - диләр ведомствода. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: "Башинформ"