

Башкортстан юл инспекциясе идарәсе юллардагы чокырлар аркасында аварияләр саны артуы хакында искәртә. Республиканың баш дәүләт юл инспекторы Владимир Севастьянов машина йөртүчеләрнең юл чокырларына булган күп зарланулары турында хәбәр итте.
Баш юл инспекторы белдерүенчә соңгы бер көн эчендә генә юллардагы чокырлар 20 авариягә китергән. Чокырларның артуы көн белән төн арасындагы кискен температура аермасы белән аңлатыла.
“Уфаның юл күзәтчелеге хезмәткәрләре юл челтәрен тикшерү өчен чираттагы рейдка чыктылар. Ачыкланган җитешсезлекләргә нигезләнеп, юл сыйфаты таләпләрен үтәү буенча тәкъдимнәр, шулай ук юлга күзәтчелек итүче һәм хезмәтләндерүчегә кисәтү бирелде", - ди Севастьянов.
Тиз арада күрсәтелгән җитешсезлекләр буенча чаралар күрелмәсә, юл чокырлары турында мәгълүмат прокуратурага җибәреләчәк, ди баш юл инспекторы.
Чыганак:ufatime.ru
Фото:ufatime.ru