

Саратовта урамны тимер чыбык аша кисәргә маташкан ир, егылып төшеп, һәлак булган. Үлеме алдыннан 31 яшьлек ир биш катлы йорт түбәсенә менгән. Моны күрүче шаһитлар, полициягә шалтыратып, ирнең сәер тәртибенә зарланган.
Оператив хезмәтләр вакыйга урынына килеп җиткәндә ир инде ике бина аша сузылган тимер чыбыкларда эленеп торган булган. Куллары белән тотынып ул берничә метр ара үтә, әмма кайсыдыр мизгелдә башта бер кулын ычкындыра, аннары – икенчесен. Шундый биеклектән егылып төшеп, күпсанлы җәрәхәтләрдән ир үлгән. Вакыйга урынын Тикшерү комитеты тикшерүчесе һәм суд-медицина эксперты карап чыккан. Суд-медицина тикшерүе билгеләнгән.
Психик сәламәтлекләрендә проблемалы кешеләр язлы-көзле аеруча шулай “ычкынгалап” ала, диләр. Дөрестер, ахры...
Чыганак: lenta.ru