

Соңгы тәүлектә республика юлларында өч кеше һәлак булган, тугыз юл-транспорт һәлакәтендә унике кеше яраланган. Учалы районында, Учалы-Базаргул трассасының Имәнкүл авылы янында, 43 яшьлек җирле кеше йөрткән “Форд Фокус”, каршы як юлдан килүче “ГАЗ Соболь” белән бәрелешә. Аңың белән 64 яшьлек Белорецк шәһәрендә яшәүче идарә иткән булган. Авария нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе җәрәхәтләрдән үлгән.
Икенче үлемгә китергән авария Дүртөйле районындагы М-7 Идел трассасының 1239 кмында “Опель Астра” һәм “Газель” машинасы бәрелешүдә була. Һәлакәт нәтиҗәсендә, 41 яшьлек җиңел машина хуҗасы авария урында җан бирә. Аның 15 яшьлек улы аңына килмичә дәваханәдә үлә. Машинада йөртүченең 46 яшьлек хатыны күп җәрәхәтләр белән дәваханәгә салынган.
Һәр машина йөртүче каршы як полосага чыгуның авыр нәтиҗәләрен белергә тиеш. Еш кына хокук бозучылар үзләрен генә түгел, ә тирә-яктагы кешеләрне дә куркыныч астына куялар.
Якшәмбе көнегез яхшы булсын һәм юл кагыйдәләрен үтәгез!
Фото: Башинформ